+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 гыйнвар 2020, 11:03

Алган бүләгеңне башкага бүләк итмә!

Моның өчен җае да чыгарга мөмкин. Кунакка бүләксез барып булмый бит. Ә бер тапкыр бирелгән бүләкне башкага бүләк итәргә ярыймы? Халык ышануларында бу хупланмый, әлбәттә.

Кемдер сезгә бүләк биргәндә аның моңа ниндидер мәгънә салуын да онытмагыз. Тәүге карашка җансыз күренгән бүләк аңа салынган күңел хисләрен дә сакларга сәләтле. Әлеге бүләкне башкага бирсәгез, менә шул хисләр бәйләнеше өзелеп, җан тынычлыгы югалырга да мөмкин, аралар да суынуы ихтимал.
Бүләкләрнең дә төрлесе була. Аларның көнкүреш кулланылышында булганнарына артык җитди карамаска кирәк. Һәрнәрсә ватылучан. Шуңа да, танышыгыз кайчандыр үзе бүләк иткән әйбер белән кызыксынса (ә сез аны кемгәдер бүләк иттегез инде), ватылды яисә төзәтергә бирдем, дип котылып була. Мондый очрак кабатланса, күңелсез хәл килеп чыгуы ихтимал.
Ахыр чиктә бүләк бирүче белән аңлашырга мөмкин, әлбәттә. Ләкин иң мөһиме - сезгә бүләк ителгән әйберне аның элекке хуҗасына бүләк итүдән сакланыгыз!
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Algan-b-l-ge-ne-bashkaga-b-l-k-itm-93554/
Читайте нас: