+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 гыйнвар 2020, 10:26

Уфага “Хезмәт батырлыгы һәм дан шәһәре” исеме бирелде

Башкортстан башкаласына “Хезмәт батырлыгы һәм дан шәһәре” дигән мактаулы халыкара исем бирелде. Мондый карарны Герой-шәһәрләрнең дәүләтара берлеге президиумы кабул иткән.

Мактаулы исем уфалыларның фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, хезмәт фидакарьлеге өчен бирелде.
“Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан Уфа шәһәренә “Хезмәт батырлыгы һәм дан шәһәре” дигән мактаулы халыкара исем бирергә”, - диелә Башкортстан башкаласы хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафинга адресланган Герой-шәһәрләрнең дәүләтара берлеге хатында.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Ufaga-Hezm-t-batirligi--m-dan-sh--re-iseme-birelde-95050/
Читайте нас: