+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 16:49

Бананнар, ярканатлар һәм посылкалар

Зур тизлек белән дөньяда куркыныч коронавирус тарала. Бүгенге саннар: 132 кеше вафат булган, 6 мең кеше авырый. Ике атна эчендә вирус турында күп кенә мифлар туды. Шулар турында әзрәк сөйләп үтәбез.

"Коронавирусны банан ашап йоктырырга була".
Булмый.
Интернет челтәрендә бер атна диярлек коточкыч хәбәр йөри: коронавирусны банан ашап йоктырырга була. Мондый хәбәрләрдә вирусның штаммы да дөрес язылмаган, хәтта. Коронавирус тик һава-тамчы юлы белән кешедән кешегә йога. Галимнәр вирусны җиләк-җимештән йогуның мөмкинлеген кире кага.
Кытайдан килгән посылкалардан йогамы?
Юк.
Бүгенге көндә халык Кытайдан посылкаларны өем-өем белән ала. Коронавирус турында мәгълүм булгач, кешеләр шикләнә башлады. Тик куркырга кирәкми. Вирус, нәкъ башка чир һәм инфекцияләр кебек, ачык һавада яши алмый, үлә. Ул организм эчендә генә көн күрә ала.
"Чирләмәс өчен алкоголь эчәргә кирәк".
Юк.
“Көненә 250 грамм алкоголь эчсән, коронавирус йокмый икән”, – дигән хәбәр дә интерент челәреннән чыккан һәм дөрес түгел. Коронавируска каршы иң яхшы профилактика – гигиена таләпләрен үтәү.
"Барысы да ярканатлардан башланды".
Хәзергә бу мифны раслап та, кире кагып та булмый.
Коронавирусның ярканаттан килеп чыгуы турында киңкүләм мәгълүмат чараларында еш сөйлиләр. Өстәвенә, яшь кыз ярканат ашы ашап утырган видеоны да куялар. Тик бу видео Кытайда түгел, ә икенче илдә берничә ел элек төшерелгән булган.
Әмма вирус кизүе чыннан да Ухань шәһәрендә башлады. Вирус белән кыргый хайваннар арасындагы үзара бәйләнеш бар. Коронавирус, Кытай хакимияте версиясе буенча, чыннан да диңгез продуктлары базарында барлыкка килгән, анда кыргый хайваннарны сатканнар, аларны пешергәннәр һәм ашаганнар. Мондый базарлар бөтен Кытайда бар һәм, эпидемиологлар раславынча, алар бик куркыныч.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Banannar-yarkanatlar--m-posilkalar-98520/
Читайте нас: