+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 13:29

“Белое облако”га ни булган?

Миякә районына эш сәфәре вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, графигына үзгәрешләр кертеп, “Ак болыт” (“Белое облако”) бренды астында сөт продукциясе җитештергән җирле сөт комбинаты эшчеләре белән дә очрашты.

Завод директоры Әмир Исхаков предприятиенең обороттагы чыганаклар белән җитди проблемалары бар дип сөйләде. Бу уңайдан җитештерү процессын туктатып торырга туры килгән, завод инде 10 көннән артык продукция чыгармый. Бу хәлгә сатып алучылар да игътибар иткән. Кибет киштәләрендә “Ак болыт”ның сөт ризыклары күптән күренми. Завод хезмәткәрләре эшсез калмас өчен Радий Фәрит улыннан җитештерүне тергезүне сораган. Бүгенге көндә предприятиедә 150гә якын кеше эшли.
Сөт заводы директоры сөйләвенчә, әйләнештәге чыганакларның җитешмәве 150 миллион сум тәшкил итә. Җитештерүне тергезүгә тиешле акчаларны алыр өчен предприятие җитәкчесе янә актив һәм акцияләрен залогка бирергә риза. Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов завод проблемалары белән Илшат Фазрахманов шөгыльләнә дип белдерде, потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр дә алып барыла, әмма әлегә уңышсыз.
Радий Хәбиров предприятие хезмәткәрләре белән әңгәмәдә бу проблеманы шәхси контроленә алачагын әйтте. Ул район башлыгы һәм предприятие директорын завод хезмәткәрләренең инициативалы төркеме белән бергә “Инвестчас”ка чакырды.
“Җитештерүне тергезү проблемасын өйрәнәчәкбез, предприятие янә эшли башларга һәм кешеләр эш урыннарына кайтырга тиеш. Әгәр инде хезмәт хаклары буенча бурычлар бар икән, алар түләнергә тиеш”, - диде Радий Хәбиров.
Миякә сөт комбинатының финанс проблемалары уңай хәл ителгән очракта ул 2-3 көндә янә эшли башларга мөмкин.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Beloe-oblako-ga-ni-bulgan-98060/
Читайте нас: