+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 13:25

Дистәләрчә кешене эшле иткәннәр

Республика башлыгы Радий Хәбиров Миякә районына кылган сәфәре вакытында “СтройМаркет” җәмгыяте эшчәнлеге белән дә танышты.

Шәхси предприятие директоры Әлмир Ахунов төбәк башлыгына былтыр төзелә башлаган контейнер мәйданын күрсәтте. Алар чүп-чар контейнерлары җитештерү белән дә шөгыльләнәләр.
“Без контейнер мәйданын тулысынча әзерлибез, бетон җәябез, анда контейнерлар һәм ябык контейнер конструкцияләрен урнаштырабыз, анда чүп-чар очып таралмый, кошлар да очып керми. Шундый бер мәйданның бәясе 100 мең сумга төшә. Әлегә шундый дүрт мәйдан урнаштырдык”,—ди “СтройМаркет” җитәкчесе. Миякә районы башлыгы Ришат Актуганов сүзләре буенча, район үзәгендә генә чүп-чар өчен 90 мәйдан булдырырга кирәк.
Радий Хәбиров эшкуар инициативасын мактады. Районнарда нәкъ шундый контейнер мәйданнары урнаштырырга кирәк дип белдерде.
Предприятие территориясендә агач юыну, тимерлек һәм эретеп ябыштыру, пилорама, авыл хуҗалыгы транспортын ремонтлау цехлары, шулай ук төзелеш материаллары кибете бар.
2019 елда яңа эшчәнлек төрен ачканнар — ул тимер-бетон эшләнмәләре, товар бетоны, фундамент блоклары, тротуар плиткасы җитештерү. Әлеге вакытларда аларны күләмле җитештерү буенча цехлар төзелә. Бу исә районга өстәмә 40 эш урыны биргән.
Менә шулай миякәлеләр Русия президентының милли проектындагы шәхси эшкуарлар инициативасына ярашлы, уңышлы эшчәнлек җәелдерәләр.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Igtibar-kimem-yach-k-96777/
Читайте нас: