-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 13:22

Игътибар кимемәячәк

“Центральная” МТСының Миякә филиалы республикада иң эреләреннән санала.

Аның эченә Федоровка һәм Стәрлебаш бүлекчәләре керә. Ул районның 15 процент чәчүлеген били һәм 3300дән артык баш сыерга ия. Филиал директоры Айрат Садыйков белдерүенчә, бүген биредә 350 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 24 мең сум тәшкил итә. МТС филиалының 200 берәмлек техникасы бар.
Республика башлыгы Радий Хәбиров Миякә районына кылган сәфәрендә районының хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Төбәк җитәкчесе республиканың АПКга ярдәм күрсәтүне арттырачагын һәм авыл кешеләренә субсидияләр белән булышуны дәвам иттерәчәген билгеләде.
Хуҗалык җитәкчеләре дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне тоюларын, югыйсә, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламаларга хакларның даими үсүен искә алганда, эшләве бөтенләй авыр булыр иде дип белдерделәр.
Радий Хәбиров авылларның социаль үсешенә аерым игътибар бүленүен билгеләп: “Без ФАПлар төзүгә, авыл торак пунктларын, юлларны төзекләндерүгә һәм урамнарны яктыртуга акча бүлүне дәвам итәчәкбез. Яшьләр күбрәк авылда калачак һәм эшләячәк дип ышанасы килә”,—диде.
Ул шулай ук агросәнәгать комплексы проблемаларын тикшерү, авыл халкына үз проблемаларын сөйләү һәм үз тәкъдимнәрен белдерү өчен аерым мәйдан булдыру кирәклеген билгеләде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Igtibar-kimem-yach-k-96777/
Читайте нас: