+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 13:35

Кичәге чәйне эчмәгез!

Еш кына иртән кичә кайнатылган чәйне түкми, шуның өстенә кайнар су салып, янә чәй ясыйбыз.

Японнар кичәге чәйне елан агуы белән чагыштыра, чөнки ул бик зарарлы. Кара чәй бер тәүлек торганнан соң, анда файдалы матдәләр тулысынча юкка чыга. Әгәр дә ясалган чәй өстендә элпә бар икән, аны шунда ук түгегез. Элпә - зарарлы батерияләр һәм гөмбәчекләр барлыкка килүе турында "сөйли". Тәүлек буенча кислород та үз эшен башкара. Нәтиҗәдә, чәйдәге органик матдәләр оксидлашкан була. Иске чәй ашказаны, бавыр эшчәнлегенә кире йогынты ясый. Начар бактериядәр файдалы матдәләрнең эшкәртелүен туктата. Шул рәвешле, ашказанында ризык күпләп җыела һәм ул чери башлый. Ә бу, үз чиратында, катлаулы авырулар барлыкка килүгә юл ача.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Kich-ge-ch-yne-echm-gez-98094/
Читайте нас: