+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 13:19

“Маяк”ның эшләре уңышлы бара

Миякә районының Миякәтамак авылындагы “Маяк” авыл хуҗалыгы бүген районның зур хуҗалыкларының берсеннән санала.

Республика башлыгы Радий Хәбиров районга сәфәре вакытында шушы хуҗалык эшчәнлеге белән якыннан танышты.
“Маяк” хуҗалыгы рәисе Рөстәм Таҗетдинов белдерүенчә, хуҗалык ел саен инвестиция проектларын уңышлы тормышка ашыра һәм авыл хуҗалыгы техникасын яңарта. Моннан 7 ел элек сөт фермасы төзекләндерелгән, аннары Германиядән 26 миллион сумга голштин токымлы таналар сатып алынган. Бүген хуҗалыкта 765 баш мөгезле эре мал санала. Былтыр хуҗалык 25 миллион сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Хуҗалыкта 48 кеше эшли, уртача хезмәт хаклары 23 мең сум тәшкил итә.
Авылларның икътисади һәм матди базасын ныгыту уңаеннан Русия президенты Владимир Путинның милли проектында конкрет ярдәмнәр күрсәтү мөһимлеге ассызыклана. Республика башлыгы Радий Хәбиров хуҗалык җитәкчелегенә хөкүмәт тарафыннан бирелгән бөтен төр субсидияләрне тагын да активрак файдаланырга чакырды.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Mayak-ni-eshl-re-u-ishli-bara-96800/
Читайте нас: