+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 16:52

Яңа паспорт бирә башлыйлар

Паспорт, шофер таныклыгы, СНИЛС бер карточкада булачак.

Русия Эчке эшләр министрлыгының миграция идарәсе башлыгы Валентина Казакова яңача Русия паспортының үзенчәлекләрен аңлатты.
Паспорт электрон карточка төрендә булачак һәм анда гражданның фоторәсеме була, фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган җире, туган елы языла, чип урнаштырыла. Бу чипта исә бармак эзләре, теркәлү урыны, СНИЛС буенча мәгълүмат кертелә. Автомашинага “права” да шушы ук карточкада булачак, диләр. Яңа паспорт ала башлау хакында өстәмә рәвештә, хәбәр итәчәкләр, дип яза «Известия».
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ya-a-pasport-bir-bashliylar-98470/
Читайте нас: