+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 гыйнвар 2020, 17:07

Баланың бәхетен кисмәгез!

Ни өчен болай эшләргә ярамый?

Чәчләр нәсел көчен, буыннан-буынга күчә килгән уңай энергетиканы сакларга сәләтле. Аларга карата сакчыл караш бала тугач ук тәрбияләнә башлый. Сабыйның беренче чәчен кырыр мәл җитүгә үк, әти-әни бу хакта җитди сөйләшеп ала. Гадәттә аны әти яки дәү әти кыра. Аннары ул чәчләрне сак кына төреп, матчага кыстырып куела. Бу чәч балага бәхет юрап - аяк астына ташланмый, утка керми, суга акмый – шулай югарыда саклана.
Әйе, аны әти кеше алырга тиеш. Әни кешегә баласының чәчен алырга ярамый, ди ата-бабаларыбыз. Халык ышанулары буенча, нәкъ әнә шул уңай энергетика саклансын өчен әни кешегә үз баласының чәчен алырга ярамый. Моны алар баланың “телен кисү”гә тиңләгән, яки сабыйның теле бик озак ачылырга яисә бөтенләй сөйләшмәскә мөмкин дип аңлаткан.
Борынгылар фикеренчә, болай эшләү баланың бәхетен кисүгә, аның нәсел белән бәйләнешен өзүгә тиң. Ата-бабаларыбыз бигрәк тә әниләрнең бер яше тулмаган балаларның чәчен алуга каршы булган.
Анасы чәчен алган бала чирләшкә, кыска гомерле була, дип тә әйтәләр. Шуңа да борын-борыннан яңа туган нарасыйның чәчен кыркуны әтисе яисә дәү әтисе башкарган.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/t-rbiya-v-khlak/Balani-b-heten-kism-gez-100106/
Читайте нас: