+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 гыйнвар 2020, 11:44

Бозаулар улакны кимермәсен дисәгез...

Күп кенә малкайлар, бигрәк тә яшь бозаулар, ризык салынган улак, тактаны кимерә башлый. Кайберләре исә буйлары җиткән җиргә үрелеп, җеп ашарга да батырчылык итә. Бу ихтыяҗ минераль өстәлмәләр җитмәүдән килеп чыга. Рационга минералларны әз-әзләп кертергә кирәк.

Моның өчен 1:1 нисбәтендә сөяк оны һәм акбур кушылмасы ясап куегыз. Аны сыер һәм үгезләргә иртә-кич берәр аш кашыгы өеп бирергә кирәк. Яшь бозауларга кашык тулар-тулмас та җитә. Хайваннар алдында, аерым улакта һәрвакыт тоз һәм балчык торырга тиеш. Моннан тыш, малкайларны кобальт хлориды белән сыйлау да зыян итми. Ул даруханәләрдә сатыла. Аны зур малларга көненә бер, ә яшь бозауларга ярты төймә бирегез.


Минераль матдәләр ашый башлагач, терлекләрнең кирәкмәгән әйберләрне чәйнәү гадәте югала. Алай гына да түгел, алар матурлана, сөякләре беленми, арт саннары тула, йоннары шомара, ялтырап тора.
Читайте нас: