+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 гыйнвар 2020, 16:48

Кәбестәдән... торт!

Аны тәмләп карамасагыз, үкенерсез, тәмләсәгез – телегезне йотарга мөмкинсез!

700 грамм кәбестәне вак итеп турап, ярты кашык тоз кушып бутыйбыз һәм 10 минутка калдырабыз. Шуннан янә ярты кашык тоз, дүрт йомырка, 7 кашык он, яшел аштәмләткечләр кушабыз.
Бутагач, оладьи камыры кебегрәк масса килеп чыга. Якынча 18 сантиметр диаметрлы табада алардан коржлар кыздырып алабыз, суытырга куябыз. ү
Эчлек болай әзерләнә: 220 грамм каты сырны, өч пешкән йомырканы, дүрт тырнак сарымсакны кыргычтан чыгарабыз. Аларга 100 грамм йомшак сыр (плавленый), 6 кашык каймак, яшел аштәмләткечләр кушабыз. Куе консистенция килеп чыгачак. Аны коржлар арасына ягып, торт ясыйбыз.
Өстен помидор һәм яшел тәмләткечләр белән бизәргә була.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/K-best-d-n--tort-100317/
Читайте нас: