+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 гыйнвар 2020, 10:50

Бу 7 ризык артык майны “яндыра”

Гади диета һәм физик күнекмәләр симерүдән коткара һәм мускулларны арттыра, ди Испания диетологы Гильермо Гомес Вера.

Белгеч әйтүенчә, башта мускуллар массасын җыярга, аннан соң гына артык майны “яндырырга” кирәк. Шулай иткәндә генә кешенең физик формасы сизелерлек яхшыра-матурлана.
Диетолог фикеренчә, рационда тавык йомыркасы булу шарт. Анда лейцен – “мускуллар механизмын кабызучы” аминокислота бар икән. Моннан тыш, тренировкалар алдыннан банан ашарга киңәш ителә. Соңыннан – солы һәм җимешләр кушылган йогырт ашап куегыз.
Тавык ите, борчаклылар, авоккадо һәм тунец ашау да матур гәүдәле һәм сәламәт булырга ярдәм итә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Bu-7-rizik-artik-mayni-yandira-100727/
Читайте нас: