+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 гыйнвар 2020, 10:42

Ни өчен туй балдагын чылбыр белән муенга тагалар?

Безнең халык туй балдагын уң кулның атсыз бармагына кия. Шулай да чылбыр белән муенга тагучылар да бар. Ни өчен шулай эшләнә соң?

Моның берничә сәбәбе бар икән. 1. Балдакны югалтудан курку. Кул белән көн дәвамында күп эшләргә туры килә. Көтмәгәндә балдак бармактан төшеп югалырга да мөмкин, ә муеннан ул төшмәячәк. 2. Һөнәр үзенчәлеге. Билгеле, массаж ясаучылар, пешекчеләр бармакка балдак кияргә тиеш түгел. 3. Сәламәтлек үзенчәлеге. Пешкән, киселгән бармакка да балдак кию уңайсыз. 4. Үлчәме туры килми. Билгеле, кеше вакыт узган саен үзгәрә. Бармаклар да киңәя яисә ябыга. 5. Традицияләр. Кайбер гаиләләрдә туй балдагын чылбыр белән муенга тагу нәселдән күчеп килүче гадәт санала.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Ni-chen-tuy-baldagin-chilbir-bel-n-muenga-tagalar-101048/
Читайте нас: