+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 гыйнвар 2020, 10:39

Вафля торбачыклары

СССР заманыннан килгән рецепт буенча, кетердәп торган тәмлекәч әзерлибез бүген. Кемнәрдә вафля табасы бар, киттек аш бүлмәсенә!

Вафля торбачыклары әзерләү өчен кирәк:
5 йомырка,
1 стакан шикәр комы,
1 пачка эретелгән “Пышка” маргарины (акмай кулланырга да була),
1 кап ванилин,
5 аш кашыгы он.
Барлык ингредиентларны яхшылап тугларга. Камыр куе каймак кебек булсын. Аны вафля табасына салып, газ плитәсе өстендә пешерергә кирәк.
Табадан алу белән тиз генә торбачык итеп төрегез.
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Vaflya-torbachiklari-101057/
Читайте нас: