+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 гыйнвар 2020, 10:28

Журналистларны “манчырга” чакыру яхшыга китерми

Русия Президенты Владимир Путин Чувашстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Олег Николаевны билгеләде.

Моңа кадәр бу вазыйфаны башкарган Михаил Игнатьев “ышанычны югалту сәбәпле” эшеннән алынды. 28 гыйнварда Михаил Игнатьев "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгарылды. Моның сәбәбе дип аның “этика нормаларын бозуы” аталган иде.
Эш шунда, күптән түгел Чувашстан башлыгы җәнҗал герое булып танылган иде. Атап әйткәндә, 18 гыйнварда матбугат көне уңаеннан чыгышында Игнатьев хакимияткә каршы яза торган журналистларны һәм блогерларны “манчырга” кирәк дип белдерде.
23 гыйнварда исә Игнатьев республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицерына машина ачкычы бүләк иткәндә аны ачкычны алу өчен сикерергә мәҗбүр итте. Бер метр туксан сантимерлы буйга ия булган Чувашстан башының офицерны сикертүе турыдагы видео тиз арада социаль челтәрләрдә таралды.
Әлеге вакыйгаларга кадәр дә Чувашстан башының кооррупциядә катнашлыгы турында хәбәрләр таралган иде. Тагын шунысы да мәгълүм булсын, Михаил Игнатьев Чувашстанның элекке Президенты Николай Федеров белән каршылыкта иде. Федоров урынына билгеләнү белән ул иске команданы эштән куды, ә аңа җавап буларак ул чакта Русия авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Николай Федоров, мәсәлән, 2012 елда планлаштырган 283,9 миллион сум субсидия урынына нибары 27,1 миллион күчерткән иде.
#ВладимирПутин
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Gurnalistlarni-manchirga-chakiru-yahshiga-kitermi-100170/
Читайте нас: