Балның бактерицидлы үзенчәлеген истә тотып, медицинада да еш кулланалар.
Ашказаны җәрәхәтен һәм гастритны бал белән дәавлауның иң гади ысуллары бар. Мәсәлән, бер стакан кайнаган җылы суга 50-100 грамм бал салып, ашарга 1,5 сәгать кала, яки тамак ялгап 3 сәгать үткәннән соң шушы катнашманы эчәргә кирәк.
Яңа гына кайнатылган бер стакан суга бер кашык саз үләне (сушеница болотная) салып, аны ярты сәгать төнәтергә, аннары сөзәргә. Сөзгәннән соң бер аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне ашарга 30 минут кала 1-2 кашык эчәргә.
Ашказанында һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда кайнатылган бер стакан җылымса суда эретелгән балны (иртән һәм кичен 30-60 грамм, көндез 40-80 грамм) иртәнге ашка хәтле 1,5-2 сәгать кала, төшке һәм кичке ашка кадәр з сәгать алдан эчсәгез, файдасы зур булыр. Эчемлек ашказанындагы лайланы эретә, авыртуны, сару кайнауны һәм косасы килүне бетерә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ashkazani-avirtkanda-bal-shifali-105180/