Ул билгеләп үтүенчә, төбәктә алар нибары йөзләгән кеше калган.
— Агымдагы ел — Батырлык һәм дан елы, Җиңүнең 75 еллыгы. Бөек Ватан сугышы ветераннары күп калмады. Күптән түгел без Башкорт кавалерия дивизиясе ветераннарын эзләдек һәм Мишкә районында бер ветеранны таптык. Ул начар шартларда яши: бәдрәфе урамда. Мондый ветераннарга иң кирәкле әйберләр белән ярдәм итәргә ярамыймыни соң? – диде Радий Хәбиров.
Шулай ук төбәк Башлыгы районнарда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтергә кушты.
— Барлык муниципалитет башлыкларына ветераннарыбызның ничек яшәвенә игътибар итүне һәм нинди дә булса ярдәм күрсәтүне йөкләтәм. Бу, шулай ук, хәрби каберлекләр, мемориаллар белән күләмле эшләр дә, — дип йомгаклады республика җитәкчесе.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Az-kaldilar-Yard-m-itik-105129/