+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 февраль 2020, 22:09

Чили борычы- йөрәккә дәва

Чили борычын даими куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын киметергә сәләтле.

Мондый нәтиҗәгә Neuromed неврология Урта диңгез институтыннан итальян галимнәре килгән, диелә EurekAlert журналында. Белгечләр 23 меңгә якын кеше катнашкан тикшеренү уздырган. Аларның тормышын сигез ел дәвамында күзәткәннәр. Кызыл чили борычын атнасына кимендә дүрт тапкыр ашаган кешеләр йөрәк өянәгеннән 40% сирәгрәк үлгәннәр. Моннан тыш, борыч баш миенең кан тамырлары авыруларыннан үлүне, әлеге продукттан баш тартучылар белән чагыштырганда, 50% ка киметә икән. Германиянең Дартмут онкология үзәге белгечләре майлар күп булган туклану рационы сөт бизе яман шеше куркынычын арттыра, дип белдерә. Шул ук вакытта чечевица һәм борчакны рационга кертү, төрле йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын киметә. Бу әлеге продуктларда клетчатка, аксымның һәм башка микроэлементларның югары булуы белән аңлатыла.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Chili-borichi-y-r-kk-d-va-103307/
Читайте нас: