+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 февраль 2020, 21:54

Радий Хәбиров: Нишләп Миякә булдыра, ә калган районнар - юк?

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров төбәктә “чүп реформасы”ның тормышка ашырылуыннан канәгать булмавын белдерде. Аерып әйткәндә, контейнер мәйданчыкларын оештыру мәсьәләсе аның ачуын кабарткан. Бу хакта ул хөкүмәттә үткән киңәшмәдә белдерде.

Төбәктә контейнерлар мәйданчыкларын кору өчен Башкортстан бюджетыннан 2019 елда 173 миллион сумнан артык акчалар бүленгән. Шундый ук суммалар 2020 елга да салынган. Муниципалитетлар “чүп реформасы”н гамәлгә ашыруга 3,5-4,5 миллион сум ала. Әмма барлык районнар да Радий Хәбировның йөкләмәләрен үтәми.
Аның сүзләре буенча, республикада эш сәфәрләре белән йөргәндә ул чүп мәсьәләсенә кагылышлы төрле хәлләрне күрә. Кайдадыр контейнер мәйданчыклары идеаль тәртиптә, ә кайдадыр алар “кәкрәеп беткән койма”дан гыйбарәт.
- Соңгы эш сәфәрем Миякә районына булды. Һәм әйтергә кирәк, мин район башлыкларын аңламыйм. Контейнер мәйданнарының төрлечә корылуын күргәнем бар. Кайсыбер мәйданчыклар, муниципалитетлар акчалар алуына карамастан, коточкыч хәлдә. Кайберләре өч стеналы җимерелгән коймадан гыйбарәт. Табигый сорау туа: “Кая безнең акчалар?” Миякә районында мин идеаль мәйданчык күрдем. Нигә Миякә булдыра, ә калганнар – юк? Мин мәйданчыкларның ябык булуын сорадым. Миякәдә хәтта ике төрле капкалар каралган – берсе контейнерларны этеп чыгарыр өчен, икенчесе – кешеләр йөрер өчен тәгенләнгән бәләкәй капка. Ни өчен кемдер эшкә төптән уйлап тотына, ә кемдер акча гына туздыра? – дип аптырый Радий Хәбиров.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ekologiya/Radiy-H-birov-Nishl-p-Miyak-buldira--kalgan-rayonnar-yuk-105087/
Киңәшмә ахырында Радий Фәрит улы контроль идарәгә сораулар туган муниципалитетларны тикшерергә дигән йөкләмә бирде:
- Чыганаклар кая сарыф ителүен тикшерүегезне сорыйм. Бәяләр һәм мәйданчыклар ничек төзелгән, ничек җиһазландырылган – барын да миңа фотолар беркетеп хәбәр итегез.
Читайте нас: