+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 февраль 2020, 11:17

Владимир Путин Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл белән очрашты

Ил башлыгы Русия православие чиркәве җитәкчесен интронизациясенең унбер елыгы белән котлады.

Дәүләт җитәкчесе чиркәү башлыгының изге гамәлләре җәмгыятькә сизелерлек йогынты ясавын билгеләде һәм дингә, Ватанга мәхәббәт өчен рәхмәт белдерде.


Патриарх үз эшчәнлегендә ике юнәлеш булуын билгеләде. Беренчесе – вертикаль – Ходайдан үз халкыңа ярдәм сорарга, догада булырга. Горизонталь юнәлеш - халыкның рухи булмышын кайгырту, ягъни чиркәү программаларын үстерү.


Чиркәү белән Русия дәүләте арасында югары мөнәсәбәтләр өчен Патриарх Кирилл рәхмәт белдерде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: