Ул билгеләп үткәнчә, бу - чыннан да, бөтенхалык проекты. Бу хактагы телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
– Бу масштаблы, чын мәгънәсендә, бөтенхалык проекты үз стартларында меңләгән чаңгы спортын сөючене берләштерә. Әлбәттә, барлыкка килгән традиция буенча, күпләр ярышка гаиләләре белән чыга, бу – бик шатлыклы, – диде Русия Президенты Владимир Путин.
Ул “Лыжня России”ның гадел көрәш һәм дустанә аралашу атмосферасында узачагына, катнашучыларга күтәренкелек хисе һәм яхшы кәеф бүләк итәчәгенә, шулай ук физик культура кыйммәтләрен популярлаштыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.