+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 февраль 2020, 11:00

Мантый

Кирәк: Камыр* 1 йомырка;* 150-200 г җылы сөт;* 30 г атланмай;* тоз;* 2-3 стакан он Эчлек* ит;* бәрәңге;* суган; * көнбагыш мае;* тоз;* борыч

Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.


Камыр өчен барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз ( йомырканы күп салмаска, камырны корырак итә ) , 20 минут ял иттерәбез.


Мантыйның эче өчен итне, бәрәңгене вак итеп турыйбыз суган күп итеп турыйбыз. Барысын бергә тоз, борыч, әзрәк көнбагыш мае кушып болгатабыз


Камырны 3 өлешкә бүлергә. Юка итеп зур җәем жәябез һәм шакмаклар кисәбез, уртасына эчлек салып, почмакларын тоташтырып, мантый савытын майлап тезәбез. Кайнап торган су парында 45 минут тирәсе пешә. Табынга майонез, тәмлеткечләр белән бизәп бирергә.


Тәмле булсын!
Читайте нас: