+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 март 2020, 17:01

Эш башлар алдыннан укыла торган дога

Мөселман кешесе эш башлар алдыннан нинди дога укырга тиеш?

Һәрбер эш алдыннан укыла торган дога: “Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим. Рабби йәссир вә ләә түгәссир, Рабби тәммим бильхайр”.
Тәрҗемәсе: Би – белән; исми – исем; илләәһ – Аллаһ и хәрефе белән кушылып шулай укыла; Әррахмәән – Аллаһы Тәгаләнең чиксез мәрхәмәтле, шәфкатьле мәгънәсендәге исеме, аның белән бу дөньяда һәркем өчен нигъмәт бирә; Әррахиим – ахирәттә иманлы кешеләренә генә мәрхәмәт һәм шәфкатен насыйп итә. Рабби йәссир – Раббым, җиңеләйт; вә – һәм; ләә түгәссир – авырлаштырма; Рабби тәммим – Раббым, тәмам кыл; бильхайр – яхшылык, ягъни хәерлек белән.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Бу дөньяда һәркемгә чиксез мәрхәмәтле, ахирәттә бары тик иманлы колларына мәрхәмәтле булган Аллаһының исеме белән. Раббым, бу эшемне җиңеләйт, авырлаштырма һәм хәерле тәмамларга ярдәм бир”.
Эш беткәч: “Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүллиләәһи Раббиль гәәләмиин”.
Тәрҗемәсе: Әлхәмдү – олы мактау һәм шөкер; Лилләәһи – Аллаһуга; Рабби – Раббысына; әль-гәәләмиин – галәмнәрнең.
Эшебезне тәмамлагач та, башка вакытта да, һәр халәтебездә бу шөкер догасын күңелдә рәхмәт һәм шөкер хисләре белән әйтү нигъмәтләрнең тагын да артуына сәбәп була, дип яза “Ислам нуры”.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Esh-bashlar-aldinnan-ukila-torgan-doga-151302/
Читайте нас: