+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 март 2020, 18:50

Гаиләләр иминлеге Конституция белән якланачак!

Русия Президенты билгеләвенчә, Конституциядә үзгәрешләр нәкъ гаилә институтын ныгытудан башланачак.

Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү, иң беренче чиратта, гаилә мөнәсәбәтләренә кагыла.

Чыннан да, ил Президенты фикеренчә, безнең илнең ныклыгы нәкъ тату гаиләләргә бәйле. Киләчәктә дә әтиләр, әниләр, балалар төп игътибар үзәгендә булачак.

Бүген бу җәһәттән буыннар бәйләнеше өзелмәүгә, әти-әниләрне хөрмәтләүгә юнәлтелгән социаль видеороликлар да булдырылды. Чыннан да, гаиләләр нык булганда гына илнең киләчәге дә ышанычлы.

Фото: stihi.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Gail-l-r-iminlege-Konstitutsiya-bel-n-yaklanachak-174484/
Читайте нас: