+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 март 2020, 13:40

Яшь әниләрнең яңа һөнәр алу мөмкинлеге бар

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм, өч яшькәчә балаларга мәктәпкәчә мәгариф шартлары булдыру” төбәк проекты тормышка ашырыла. Аның нигезендә яшь әниләр яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлегенә ия.

Укытуны оештыручы оешмаларга субсидияләр бирү тәртибе инде расланган. Аларны, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар алырга мөмкин. Башкортстанда бу максатка ел саен 74,1 миллион сум акча бүленәчәк, аның 72,6 миллионы - федераль бюджеттан, 1,5 миллионы - республика бюджетыннан.

Якындагы биш елда декрет ялындагы 1,3 мең хатын-кызда квалификациясен үстерү һәм өстәмә белем алу мөмкинлеге булачак. Яшь әниләр арасында иң популяр һөнәрләр – кондитер, пешекче, кассир, ландшафт дизайнеры, парикмахер һәм сатучы. Уку вакыты уртача өч ай тәшкил итә, һәр катнашучыга чыгымнар 46,3 мең сум тирәсе.

Программаның мөһимлеге турында социаль челтәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та комментарий биргән: “Яшь әниләрнең бала карап өйдә утырган вакытында еш кына үз компетенцияләрен югалтуы сер түгел. Отпуск тәмамланганнан соң аларга эш режимына керү авыррак. Бу стрессны йомшартыр өчен әлеге программа уйлап табылган. Теләсә кайсы белгечлек буенча укырга мөмкин. Булган квалификацияне күтәрергә дә, мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча укырга да була. Уку вакытында минималь хезмәт хакындагы стипендия түләнә – 13,9 мең сум. Бу да яшь әниләргә ярдәмнең бер юнәлеше”.

Фото: pixabay.com
Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-nil-rne-ya-a--n-r-alu-m-mkinlege-bar-172385/

Читайте нас: