+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 март 2020, 11:35

Умартачыларны нәрсә борчый?

Шушы көннәрдә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында республика умартачыларының 2нче съезды узды.

Чарада тармакның үсеше һәм проблемалары турында фикер алыштылар. Анда авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Русия Умартачылары ассоциациясе вәкилләре, экспертлар, галимнәр, республика умартачылары катнашты.

Съезд Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

- Бүген - "ачык микрофон". Һәр умартачы теләсә нинди позицияне һәм үтенечләрне әйтә, сорауларны бирә ала. Болар барысы да системалаштырыла, протоколга языла һәм ярты ел дәвамында без норматив-хокукый актларны үзгәртәчәкбез, өстәмә субсидияләр алачакбыз. Барлык проблемалар да контрольдә тотылачак, - диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Умартачылар продукциянең сыйфатын яхшырту белән аеруча кызыксына. Хәзерге вакытта дөньяда ел саен 2 миллион тоннадан артык бал җитештерелә, шул ук вакытта әлеге күләмнең 30-40 проценты – фальсификат. Русиядә, белгечләр фикеренчә, якынча шул ук хәл. Болар барысы да республика умартачылары продукциясен реализацияләүдә тискәре йогынты ясый.

Фото: agri-news.ru сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Umartachilarni-n-rs-borchiy-173612/
Читайте нас: