+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 март 2020, 11:00

Сакланганны саклармын, дигән...

23 марттан Башкортстанда яңа коронавирус чире йогуына тестларны тикшерү өчен тагын өч үзәк эшли башлаячак.

Бу лабораторияләр «Башкортстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге"нә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте көн саен үткәрелә торган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

«Анда тикшерелергә тиешле һәм дәвалаучы табиб карары буенча скринингта торучы сәламәт кешеләрнең биологик материаллары җибәреләчәк, - диде төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе. - Якын арада җиде лаборатория ачылачак".

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: 22 мартта 19 сәгатькә республика дәваханәләрендә 54 пациент, шул исәптән COVID-2019 вирусына шикле дүрт бала медиклар күзәтүе астында. Беркемнең дә расланган диагнозлары юк. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Русиядә 367 кешенең коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган. 16 кеше сәламәтләнгән. Үлем очраклары теркәлмәгән.

Иртәгәдән республика халкы белән эшләүче барлык транспорт йөртүчеләр һәм әлеге өлкә хезмәткәрләре өчен битлек кию тәртибен кертәчәкләр. Бу хакта шул ук брифингта Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Гилев хәбәр итте.

"Бу режим аэропорт, тимер юл вокзалы, автобусларның, маршрут автобусларының барлык хезмәткәрләре өчен дә мәҗбүри кертеләчәк", — дип билгеләп үтте спикер.

Шулай ук төбәкнең дәүләт транспорты вәкиле кире кайтарылмый торган авиабилетлар белән вәзгыятьне дә аңлатты. Бүген өстәмә түләүсез даталарны күчерү мәсьәләсе хәл ителә. Әлегә моңа бары тик "S7 " авиакомпаниясе генә кушылган. «Аэрофлот" әлеге мөмкинлекне күпчелек очракта төркемнәр белән сәфәр итүчеләргә карата гына куллана. Калган авиакомпанияләргә ("Победа", Red Wings, Урал авиалинияләре, Белавиа һәм Ютэйр) хат җибәрелгән.

Уфада бүген яңа коронавирус инфекциясе буенча карантинда 2 меңнән артык кеше булырга тиеш. Шәһәрнең социаль хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре әлеге гражданнарны тикшерә башлады. Кичә эшче төркемнәр 551 фатирны йөреп чыккан, анда үз-үзләренә изоляцияләнгән кешеләр яшәргә тиеш.

«213 кеше йортта, аларның 196сы карантин режимын үти һәм өйләреннән чыкмый, - дип хәбәр итте республика Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. - 16 кеше өйдә иде, тик кайчагында алар чыгып керә. 211 кеше фатирларында юк".

Карантин режимын бозучыларга карата документларны хокук саклау органнарына җибәрәчәкләр, алар гаеплеләргә җәза бирү турында карар кабул итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: бүген Русиядә 80 мең сумга кадәр штраф, яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза гамәлдә. Карантинны бозу башка кешенең үлеменә китергән кешеләргә 5 елга кадәр төрмә яный.

Фото:www.bashinform.ru

Автор: Резида Валитова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Saklanganni-saklarmin-dig-n-178598/
Читайте нас: