+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 март 2020, 11:15

Коронавирусның тагын бер билгесе ачыкланган

Табиблар аның вирус белән зарарланган кешеләрнең күпчелегендә булуын белдергән.

Ис сизүне тулысынча, яки өлешчә югалту коронавирусның яңа төре белән зарарлануның тагын бер симптомы булырга мөмкин. Бу хакта Британиянең Оториноларингология ассоциациясе (ENT) материалларында ассызыклана.

Белгечләр билгеләвенчә, Көньяк Корея, Кытай һәм Италиядә коронавирус йоктырган кешеләрнең күпчелегендә ис сизүне тулысынча, яки өлешчә югалту барлыкка килгән. Германиядә зарарланган һәр өч кешенең икесендә аносмия (ис сизүне югалту) булуы ачыкланган, дип хәбәр ителә.

Коронавирус йоктыруның нинди дә булса башка симптомнары булмаганда да, аносмия турында пациентлар күбрәк хәбәр итә икән. Британия галимнәре, ис сизүне югалткан кешеләрне җиде көнгә изоляцияләү коронавирус йоктыруны киметергә мөмкинлек бирер иде, дигән фикердә.

Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Koronavirusni-tagin-ber-bilgese-achiklangan-179790/
Читайте нас: