+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 март 2020, 16:45

Коронавирус таралуны кисәтү чаралары турында киңәшмә үтте

Владимир Путин Русия территориясендә коронавирус таралуны кисәтү чаралары турында киңәшмә үткәрде. Очрашуда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Русия Кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе Анна Попова катнаштылар.

2019 елның декабрь ахырында Кытай хакимияте Ухань шәһәрендә билгесез рәвештә пневмония кабынуы турында хәбәр итте. Экспертлар ачыклавынча, чирнең сәбәпчесе яңа төр коронавирус – 2019-nCoV.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда коронавирусның яңа төре белән килеп чыккан пневмония белән авыручыларның гомум саны 5974 кешегә җиткән, аларның 132се үлгән. Гонконг, Макао, Тайвань, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, Вьетнам, Сингапур, Непал, Малайзия, Австралия, АКШ, Канада, Франция һәм Германиядә зарарлану очраклары теркәлгән.
Ил Президенты әлеге вакытта бу тема буенча килеп туган хәлне бәяләү, нинди чаралар күрелү, хөкүмәт якын арада нинди эшәр башкарырга ниятләве турында белеште.
– Илебездә ел саен пневмония һәм грипп белән чирләп кешеләр вафат була. Шуңа күрә биредә безнең алда уртак бурыч – югалтуларны киметү һәм андый хәл бездә булмасын өчен барысын да эшләү.
Яңа коронавируска килгәндә, бу афәткә ни дәрәҗәдә әзер булуыбыз, аның үзенчәлекләре турында сорау да яңгырады:
– РФ Хөкүмәтенең, Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Русия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең илебез халкы өчен әлеге хәлләр көтелмәгән вакыйга булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәгенә ышанам, – диде Владимир Путин.
Чыганак: https://www.kremlin.ru/
Фото: Qpmedia.ru
Люция Улямаева
https://chishme.rbsmi.ru/
Читайте нас: