Миякә районында 2020 елның 30 мартына хәлләр торышы буенча, кайтучылар арасында 25 кеше, аларның 15е прописка буенча яшәми, икесенең карантин вакыты тәмамланды. Сигез кеше самоизаляциядә тора (Кыргыз-Миякә авылыннан дүрт кеше, Богдан авыл советы авыл җирлегеннән бер, Өршәкбаш-Карамалы авыл советыннан ике кеше, Сатый авыл советыннан бер кеше).Көн саен авыл җирлеге башлыклары мобиль төркемнәр белән кешеләргә мониторинг үткәрә. Санап үтелгән 4 авыл җирлеге мобиль бригадалары самоизаляциядә булган кайткан кешеләр янына бара.
24 мартта самоизаляция режимын бозган Миякә авыл советының ике кешесенә бу режимны бозган өчен актлар төзелде. Әлеге актлар Роспотребнадзорга җибәрелде.
Шулай ук барлык авыл җирлекләрендә волонтерлык хәрәкәте оештырылды. Волонтерларның саны 93 кеше тәшкил итә.
Миякә районы буенча барлыгы самоизоляциядә сигез кеше тора, аларның барысы да коронавирус инфекциясе буенча хәлләр яхшы булган илләрдән кайттылар.