+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 март 2020, 16:50

Мәскәүдәге каты таләпләр бездә дә кертелерме?

Русия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да, барлык гражданнар өчен дә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелергә мөмкин. Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Без сезнең белән проблемалар турында фикер алышкан арада, РФ Хөкүмәте субъектлар территориясендә һәркем өчен үз - үзеңне изоляцияләү режимын кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Русия Хөкүмәте башлыгы төбәкләрдә коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә гражданнарны тулысынча изоляцияләү чараларына игътибар итәргә һәм шундый ук чикләүләр кертүне эшләп бетерергә кушты. Бу уңайдан муниципалитетлар башлыклары һәм республика Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә җыячакбыз,-дип белдерде Радий Хәбиров.
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Хакимиятләре гражданнарның хәрәкәт итүенә чикләүләр кертте. Өйдән эшкә бару, якындагы кибет һәм даруханәгә бару, йорт хайваннарын йөртү һәм чүп-чар чыгару өчен генә чыгарга рөхсәт ителә. Якын көннәрдә, Мәскәүдә өйдән махсус пропуск булганда гына чыгарга мөмкин булачак.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: gorobzor.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/M-sk-d-ge-kati-tal-pl-r-bezd-d-kertelerme-192020/
Читайте нас: