+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 март 2020, 16:29

Мошенниклардан сакланыгыз!

Башкортстанда азык-төлек һәм даруларны өйгә китереп бирү үтенече белән мөрәҗәгатьләр арта. Бүгенге оператив киңәшмәдә халыкны мошенниклар турында да кисәттеләр.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр мобиль бригада рәвешендә эшли, кирәкле әйберне китерүдә үз ярдәмен тәкъдим итә һәм акча алып юкка чыга.
Ленара Иванова изоляциядәге кешеләргә ярдәм итүче махсус мобиль бригадалар составына социаль хезмәткәрләр керә, дип кисәтте. Нәкъ менә алар беренче чиратта аз хәрәкәтләнүче гражданнарга кирәк булган товарлар, азык-төлек һәм медикаментлар китерә, шулай ук чүп чыгарырга ярдәм итә ала. Социаль хезмәткәрләрнең хезмәтләре бушлай, дип ассызыклады министр.
Гаризалар координация үзәге кайнар элемтәсенең 8-800-775-00-14 телефоны буенча кабул ителә.
Социаль хезмәткәрләрне алдакчылардан, шул исәптән махсус киемнәре буенча да аерырга мөмкин, диде Ленара Иванова. Мобиль бригадаларга ярдәм итүче волонтерлар “Бердәм Русия”дән – зәңгәр формада, Иҗтимагый халык фронтыннан кызыл форма булырга мөмкин.
Фото: lenta.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Moshenniklardan-saklanigiz-192061/
Читайте нас: