+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 апрель 2020, 16:40

Ветераннарга - Җиңү өчен!

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Башкортстан Республикасында яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы Указга кул куйды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, тыл эшчәннәре, Бөек Ватан сугышында һәлак булган (вафат булган) катнашучыларның (инвалидларның) гаилә әгъзалары турында сүз бара.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, икенче Бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның (инвалидларның) гаилә әгъзаларына, Бөек Ватан сугышы елларында 6 айдан да ким булмаган хезмәт стажы булган кешеләргә бу түләү – 5 мең сум тәшкил итәчәк.

Бу категория ветераннар 2020 елның апрель-май айларында Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак.

Русия Президенты Указы нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан шулай ук федераль бюджеттан 75 мең һәм 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге түләүләр Русия Пенсия фонды тарафыннан формалаштырылган мәгълүматлар буенча башкарылачак, аның линиясе буенча 75 һәм 50 мең сум күләмендә федераль түләүләр башкарылачак. Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге шулай ук Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан ветераннарга төбәк түләүләрен (25 000 һәм 5000 сум) башкарачак.

Башкортстан Республикасында хәзер икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы 738 кеше, янә 285 инвалид, балигъ булмаган вакытта концлагерь тоткыны булган 99 кеше, блокададагы Ленинградта яшәгән 98 кеше, 20 320 тыл эшчәне һәм һәлак булган ветераннарның 7 912 гаиләсе яши.

Фото: bashinform.ru

Автор: Резида Валитова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Veterannarga--i--chen-195737/
Читайте нас: