+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 апрель 2020, 10:47

Үз-үзеңне тулысынча изоляцияләү турындагы указ үз көченә керде

Башкортстанда 2020 елның 31 мартында 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы указы гамәлгә керде.

Башкортстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы кертелде. Гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.
Өйдән бары тик аерым очракларда гына чыгарга мөмкин, болар:
- кешегә медиклардан ашыгыч, яки кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган очракта;
- азык-төлек кибетенә, яки даруханәгә барганда 150 метрдан да артмаган юлга үзең белән паспорт алырга кирәк;
— йорт хайваннарын йорттан 100 метрдан да ерак булмаган урыннарда йөртү;
- калдыкларны якындагы контейнерга чыгарып ташлау.
Фото: bashinform.ru
Автор: Резида Валитова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/z-ze-ne-tulisincha-izolyatsiyal--turindagi-ukaz-z-k-chen-kerde-195251/
Читайте нас: