+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 апрель 2020, 11:35

Сибайда яңа коронавирус очрагы теркәлгән

Сибай мэры Чиләбе ит сатучысыннан Covid-19 йоктыру очрагы турында хәбәр итте.

Сибай мэры Рөстәм Афзалов хәбәр иткәнчә, Сибай базарында ит сатучы белән элемтәгә кергән Сбербанкның Кизил бүлеге хезмәткәрендә коронавирус расланган.
Мәгълүм булуынча, Сибайдагы «Воскресный» базарында Чиләбе өлкәсендә яшәүче коронавирус йөртүче ит белән сәүдә иткән булган. Сатучы чит илдән кайткач, үз-үзен изоляцияләмәгән, шунда ук эшкә керешкән. Хәзерге вакытта ул дәваханәдә. Аның белән элемтәгә кергән 227 кешене үз-үзеңне изоляцияләүгә җибәргәннәр.
«Безнең шәһәрдә яшәүчеләр арасында соңгы ике атна дәвамында Кизил авылы Саклык банкына мөрәҗәгать итүчеләр яки элемтәләре булган кешеләр булырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, аларга мәҗбүри тәртиптә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә һәм Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенә хәбәр итәргә — «кайнар линия»гә шалтыратырга кирәк. Турыдан-туры дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Авыру билгеләре булган очракта, үзәк район дәваханәсенең «кайнар линия» телефоны аша табиб чакыртырга кирәк», — дип мөрәҗәгать иткән мэр шәһәр халкына.

фото: bashinform.ru

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Sibayda-ya-a-koronavirus-ochragi-terk-lg-n-197115/

Читайте нас: