Дөньяда энергетика базарында вәзгыять катлаулы. Бүген нефть баррель өчен 25-30 доллар дәрәҗәсендә сатыла. Артык нефть саклагычларга, танкерларга тутырыла. Автозаправка станцияләрендә бензинга ихтыяҗ 30 проценттан 70 процентка кадәр кимегән.
В. Путин билгеләвенчә, коронавирус эпидемиясе бөтен дөнья икътисадына диярлек кагылды, бу иң элек энергия ресурсларын төп кулланучыларның (транспорт, сәнәгать, кайбер башка тармаклар) кискен кимүенә һәм "кысылуы"на китерә.
Хәлләрнең мондый торышы нефть тармагының бөтен дөнья буйлап финанс-икътисадый тотрыклылыгына тискәре йогынты ясап кына калмый, ә инвестиция программаларын да боза, эш урыннарын саклап калуда чагылыш табарга мөмкин. Ләкин тагын нәрсә борчу тудыра – болар барысы да югары технологик һәм хәтта экологик куркынычларга әверелергә мөмкин. Март башында Россия "ОПЕК-плюс" килешүен озайтырга тәкъдим итте. Әмма, кызганычка каршы, вәзгыять башка сценарий буенча үсә башлады. Русия нефть базарының озак вакытлы тотрыклылыгын тәэмин итү өчен чыгыш ясады һәм ясый, җитештерүчеләрнең дә, кулланучыларның да позицияләрен исәпкә ала.
"Без беркайчан да бәяләрнең артык югары булуына омтылмадык, һәм бәяләр артык түбән булган ситуациядән дә качарга теләдек. Ни өчен икәне аңлашыла: безнең бюджет баррель өчен 42 доллар исәбеннән тора, һәм бу сан тирәсендә без үзебезне бик уңайлы хис итәбез.
...Без Согуд Гарәбстанындагы партнерларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Күптән түгел Америка Кушма Штатлары Президенты белән әңгәмә узды. Безне барысын да килеп туган вәзгыять борчый, барысы да уртак кызыксыну уята һәм, моны ассызыкларга телим, базарның озак вакытлы тотрыклылыгын тәэмин итү өчен, килешенгән гамәлләргә омтылабыз.