+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 апрель 2020, 13:00

Табиблар нигә үз-үзләренә кул сала?

Коронавирус йоктырган берничә табиб гомерләре белән хушлашкан.

"Реймс" француз футбол клубы табибы Бернар Гонсалес коронавируска тесты уңай нәтиҗә күрсәткәннән соң үз-үзен үтергән, дип яза "Лента".

Медикка 60 яшь булган. Гонсалес үз өендә хатыны белән бергә үз-үзен изоляцияләү режимын үтәгән. Хатыны да корнавирус йоктырган.

Үз гамәленең сәбәбен Гонсалес язмасында аңлатып калдырган. Әмма шәһәр мэры аның эчтәлеген ачудан баш тарткан.

Март ахырында хәбәр ителгәнчә, Италиянең Монц шәһәреннән коронавирус йоктырган 34 яшьлек шәфкать туташы үз-үзенә кул салган иде. Үзендә әлеге чир симптомнары барлыкка килү сәбәпле, 10 марттан ул карантинда булган.

Нык булыгыз, табиблар! Бөтен ышаныч сездә!

Фото: lenta.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Tabiblar-nig--z-zl-ren-kul-sala-203827/

Читайте нас: