+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 апрель 2020, 10:40

600 пациент һәм 500 хезмәткәр: шулкадәр кеше РКБ-да карантинда

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы брифингында Максим Забелин Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә кертелгән карантин хакында җентекләбрәк сөйләде.

Забелин әфәнде чыннан да неврология бүлегендә озак вакыт яткан өлкән ханымның үлеменнән соң аңарда коронавирус инфекциясе ачыклану сәбәпле, дәваханәнең яңа пациентларны кабул итүне вакытлыча туктатуын хәбәр итте. Бу очракта әбинең үлеме коронавирус инфекциясеннән түгел, әмма медиклар патологоанатом тикшерүеннән соң тестның уңай булуы ачыклый.
—Дәваханәдәге барлык пациентлар һәм хезмәткәрләр коронавируска тест үтәчәк, — дип билгеләде министр. — Шул ук вакытта без тестларны берничә тапкыр тапшыртабыз, ә пневмония очрагында — өч тапкыр. Хезмәткәрләргә ял итү урыннары әзерләдек, туклану мәсьәләсен оештырдык һәм саклану чаралары белән тәэмин иттек.
Әлеге вакытта дәваханәдәге 14 көнлек карантинда 600ләп пациент һәм 500дән артык хезмәткәрләр “бикләнеп” диярлек калган. Хастаханә хакимияте аңлату эшләрен үткәргән һәм пациентлар сорауларына җавап бирүне дәвам итә.
—Без диагноз расланыр дип көтмәгән идек, — диде ачыктан-ачык Максим Забелин. — Дәваханәдән тыш пневмониянең һәр очрагы 3 тапкыр тикшерелә, бу очракта исә тәүге анализ инфекцияне күрсәтмәде. Соңгы анализ нәтиҗәләрен кулга алгач кына без эпидемиологик хәвефсезлек чараларын күрдек.
Әле лабораторияләр эшендә 300дән артык өлгеләр бар. Белгечләр тикшерүләрне 6 апрельдә үк башлады.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: foto-planeta.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/600-patsient--m-500-hezm-tk-r-shulkad-r-keshe-RKB-da-karantinda-207762/
Читайте нас: