+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 апрель 2020, 10:20

Сиксән меңләп кеше участок алган

«Бер гектар» программасы буенча эш дәвам итә. 80 меңгә якын кеше Ерак Көнчыгышта участоклар алган. Аны алуның уртача срогы – 34 көн.

Владимир Путин Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Президентның Ерак Көнчыгыш федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев һәм Ерак Көнчыгыш һәм Арктика үсеше буенча министр Александр Козлов белән очрашты.
Ерак Көнчыгыш һәм Арктика территорияләрен үстерү турында фикер алышынды. Бурятиядә һәм Байкал арты краенда социаль инфраструктура объектларын төзүгә аерым игътибар бирелде.
Ю. Трутнев Президентка түбәндәгеләрне хәбәр итте. Бүгенге көндә Ерак Көнчыгыш территориясендә дәүләт ярдәме белән 2283 проект гамәлгә ашырыла. Инде инвестицияләрнең гомуми күләме триллионнан артып китте, бүген – 1160 миллиард. Нигездә, бу – инвесторлар акчалары, бюджет кертемнәренең һәр сумына шәхси инвесторларның 22,5 сум акчасы туры килә.
2019 елда сәнәгатьнең үсеш темплары – 6 процент. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инде биш ел сәнәгать һәм төп капиталга инвестицияләр үсеше темплары Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечләрдән 2-2,5 мәртәбә югарырак. Шул ук вакытта, моны гражданнар сизсен өчен, әле күп эшләргә кирәк булуын яхшы аңлыйбыз. Социаль өлкә белән шөгыльләнә башладык. Өч ел эчендә 93 миллиард инвестицияләнә. 300 объект төзелде инде, 200дән артык объект реконструкцияләнде. Бу эш дәвам итә, шул исәптән Бурятиядә һәм Забайкальеда (Алар В .Путин карары буенча Ерак Көнчыгыш федераль округына кушылган иде).
«Бер гектар» программасы буенча эш дәвам итә. 80 меңгә якын кеше Ерак Көнчыгыш федераль округында участоклар алган. Аны алуның уртача срогы – 34 көн.
Шулай ук Арктик зона буенча преференцияләр системасы әзерләнә башлады. Закон проекты әзер, ул ике өлешкә бүленгән. Беренчесе – углеводород чималын чыгару буенча проектлар. Икенче өлеше – шельфта углеводород чималы өлкәсендәге проектлар, сыекландырылган табигый газ, газ химиясе һәм башка проектлар. Закон проекты беренче укылыш узды, шулай ук аның өстендә эшне дәвам итәчәкбез.
Фотода: Владимир Путин һәм Юрий Трутнев.
Автор: Дильбар Сулейманова
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Siks-n-me-l-p-keshe-uchastok-algan-205862/
Читайте нас: