+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 апрель 2020, 16:20

Төбәк иминлеге сәнәгать предприятиеләренең ничек эшләвенә бәйле

Кичә Русия Президенты Владимир Путин чит илләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия утырышын уздырды. Анда видеоконференция режимында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Президент ассызыклаганча, сәнәгатьнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвеннән Русиянең чит илләр белән хезмәттәшлек итү өлкәсендәге уңышлары күренә.

– Бүген сездән турыдан-туры бәйләнешләрнең ничек төзелгәнен, сәнәгать предприятиеләре, төбәк хакимиятләре, холдингларның үзәк офислары һәм хөкүмәт арасында эшнең ничек оештырылганын аңларга һәм ишетергә телим. Әлеге чикләүләр кысаларында хезмәттәшлекнең ничек баруын карарга телим, - диде Владимир Путин. – Мин бу хакта берничә тапкыр әйттем инде, безнең гамәлләр гражданнарның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Ләкин алар, бу гамәлләр, һәр төбәктә балансланган, адекват булырга тиеш, бигрәк тә, система барлыкка китерүче предприятиеләрнең тотрыклы эшен тәэмин итү турында сүз бара, аларга, һичшиксез, оборона-сәнәгать комплексы керә.

Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, республика оборона-сәнәгать комплексы системасына кергән барлык 14 предприятие белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Алар барысы да үз эшләрен ял көннәреннән соң яңарттылар, әмма аларның кайберләрендә санитар-эпидемиология кагыйдәләрен үтәүне көчәйтергә кирәк.

- Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезгә Күмертау авиация җитештерү предприятиесе өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде төбәк Башлыгы. – Шуннан соң эшләребез яхшы гына китте. Эш күләме шактый арткан. "Ростех" белән берлектә без яңа карарларга ирештек. Шуңа күрә предприятие бик яхшы эшли. Ике атна элек мин анда булдым. Алар хәтта яңа тәҗрибә үрнәген дә күрсәтте. Шуңа да анда кәеф яхшы. Тоташ алганда, җитештерү күләме буенча бездә бу ел эчендә күрсәткечләр уңай.

Фото: "Глава РБ"


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/berdmlek/T-b-k-iminlege-s-n-gat-predpriyatiel-rene-nichek-eshl-ven-b-yle-211585/

Читайте нас: