+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 апрель 2020, 16:55

"Куватов"та хәлләр ничек?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә булды. Төбәк җитәкчесе, хәвефсезлек чараларын саклап, вируска каршы костюм киде һәм хастаханә бинасына керде.

Радий Хәбиров СОVID-19 йоктырган пациентлы палаталарда булды. Табиблар һәм пациентлар белән аралашты, аларга тизрәк савыгуны теләде.

Республика Башлыгы медицина хезмәткәрләренең һәм авыруларның респираторлар, костюмнар, комбинезоннар, перчаткалар һәм башка саклану чаралары белән тәэмин ителүенә, барысын да тукландыру, ял итү зоналары оештырылуына инанды.

Моннан тыш, Радий Хәбиров табибларга к-вирус белән көрәштә алдынгылар сафында торучыларга финанс ярдәме булачагы турында да искәртте.


Фото: bashinform.ru

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kuvatov-ta-h-ll-r-nichek-214948/

Читайте нас: