+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 апрель 2020, 11:00

Космонавтика үсештә

Владимир Путин ракета-космос тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

12 апрель – Космонавтика көне. Бу көн алдыннан Русия Президенты Владимир Путин ракета-космос тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Ул видеоконференция режимында узды. Чарада Владимир Путин шулай дип чыгыш ясады:
– Ракета-космос тармагы, һичшиксез, икътисадның мөһим секторлары рәтенә керә, өзлексез, ритмик эш таләп итә торган бурычларны хәл итә.
Пандемия белән бәйле рәвештә эшнең интенсивлыгы кимеде. Шуңа бүгенге шартларда эшнең ничек оештырылуы, тарамакта эшли торган кешеләрне яклау өчен нинди чаралар күрелүе мөһим. Әлбәттә, бүген һәм якын киләчәктә санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле барлык кирәкле таләпләрне үтәү кирәк. Ә инде перспективада шуларга игътибар юнәлтү кирәк:
Беренче. Һичшиксез өстенлекләр арасында пилотлы очышлар программасын үстерү тора. Гадәттәгечә, бу Русия космонавтикасының көчле ягы, һәм монда лидерлыкны саклап калырга кирәк.
Бу мәсьәләне хәл итү күп очракта яңа буын транспорт системасын булдыру белән бәйле. 2023 елда Восточный космодромыннан яңа пилотлаштырылган транспорт корабленең очыш сынауларын үткәрү планлаштырыла.
Икенче. Русиянең галәмгә очыру хезмәтләре дөнья базарында үз позицияләрен ныгытырга тиеш. Аларның конкурентлыкка сәләтле һәм кирәкле булып калуы бик мөһим. Билгеләнгән вакыт эчендә Восточный космодромында авыр класслы һәм үтә авыр класслы ракета комплекслары өчен инфраструктура булдырылырга тиеш. Аларның җәйге сынаулары 2023 һәм 2028 елларга билгеләнгән.
Өченче. Тармак алдында торган бурычларны тормышка ашыру өчен шәхси-дәүләт партнерлыгы мөмкинлекләреннән һәм механизмнарыннан активрак файдаланырга кирәк. Бу тиз һәм шактый нәтиҗәләргә ирешергә, шул исәптән инновацион югары технологияле эшләнмәләр һәм коммерцияле уңышлы продуктлар булдырырга мөмкинлек бирә торган гомумдөнья практикасы.

Фото: simkl.ru
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Kosmonavtika-sesht-215383/
Читайте нас: