+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 апрель 2020, 10:50

Чирне яшерү яхшыга түгеллеген аңларбызмы?

Республика клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова коронавирус булуда шикләнелә. Бу турыда табибның улы Тимур Уразмәтов хәбәр иткән.

“Әни озак вакыт томография төшүдән баш тартты. Ләкин хәзер ул 38 градус температура белән ятты. Күрәсең, вирус аңа да барып ирешкән”, - дип белдергән ул.
​​Римма Камалова идарә иткән бүлектә 20 дән артык пациентта пневмония табылуы хәбәр ителә. Элегерәк табиб, хастаханәдә бик күп авыру хезмәткәрләр һәм пациентлар барлыгы турында хәбәр иткән иде.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Горобзор.ру
Фото: Горобзор.ру
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Chirne-yasher-yahshiga-t-gellegen-a-larbizmi-216369/
Читайте нас: