+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 апрель 2020, 11:15

Кытай белән Европадагы коронавирус икесе ике төрле, ди...

Кембридж университеты галимнәре тикшеренүләр үткәргәннәр һәм шундый нәтиҗә ясаганнар:пандемия Кытайда килеп чыккан коронавирусның штаммыннан башланмаган.

Галимнәр 150 тулы геномны анализлаган һәм инфекциянең өч төрле вариантын ачыклаган: А, В һәм С.
Өч вариант бер-берсеннән аерыла. А тибы коронавируска иң якыны, ул ярканатлар популяциясендә циркуляцияләнә. Икенче төрле әйткәндә, А тибы коронавирусның кыргый төреннән килеп чыккан.
В тибы А тибыннан килеп чыккан (ике мутация килеп чыккан), Азия өчен хас вариант, ул киң таралмады. Моны я кешеләрдә иммунитет көчле, я экологик каршылыклар аркасында таралмый дип аңлатырга була. Яисә, яңа территорияләргә таралганда аның генетик төре үзгәрә.
В тибы исә С тибына үзгәрә.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Andrew Theodorakis / Getty Images

Автор : Әсәдуллина Эльвира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Kitay-bel-n-Evropada-keshel-rne--lak-itk-n-koronavirus-t-rle-bulip-chikkan-219264/
Читайте нас: