+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 апрель 2020, 10:35

Җиңү бәйрәменә кемнәр күпме акча алачак?

Республика Хөкүмәте вице-премьеры, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тыл хезмәтчәннәре турында мәсьәләгә ачыклык кертте.

Федераль законнар буенча, тыл хезмәткәре танытмасы документар нигезендә генә бирелә ала. Болар 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр ким дигәндә алты ай тылда эшләгәнне раслаучы хезмәт кенәгәләре, архив белешмәләре булырга мөмкин. Яисә кеше Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән булырга тиеш.

Шул. Башка вариантлар юк. Төбәкләр моны үзгәртә алмый.

Бездә тыл хезмәткәре танытмасы булган 19749 кеше яши. Нәкъ алар гына 50 мең күләмендә Президент түләвен ала алачак.

Шул ук вакытта без республикада сугыш вакытында эшләгәннәрен дәлилли алмаган 5 мең тирәсе кеше яшәгәнлеген беләбез. Аларның бернинди документлары калмаган. Андый очракларда шаһитлар күрсәтмәсе нигезендә суд кына эшләү фактын билгели ала.

Шулай ла Башкортстан Башлыгы тарафыннан аларны республика бюджетыннан 5000 сум күләмендә түләүләр алган кешеләр исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.

Гомумән, апрельдә безнең ветераннар түбәндәге түләүләре алачак:
сугышта катнашучылар, сугыш инвалидлары, блокадниклар, концлагерь тоткыннары - 25әр мең сум;
тыл хезмәткәрләре һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзалары (тол хатыннары) -5әр мең сум;
шулай ук югарыда язылган категория (пенсияне сугыш елларында эшләүне кертеп алалар, ә Тыл хезмәткәре танытмасы юк) -5әр мең сум.

Җиңү көнендә җәмгысы 29 мең ветеран тәләүләр алачак. Республика бюджетыннан бу максатларга 212 миллион сум акча бүленгән.
#75летпобеды #ветеранырб #труженикитыла

Фото: bashinform

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/i--b-yr-men-kemn-r-k-pme-akcha-alachak-220433/

Читайте нас: