+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 апрель 2020, 10:30

Ветераннар Җиңү парадын күчерүне сорый

Русия ветераннары Президенттан Җиңү парадын 9 майдан соңракка, коронавирус таралуга бәйле хәл нормальләшкәч, күчерүне сорады.

Тиешле хат чәршәмбе, 15 апрельдә, ТАССта басылып чыкты.

Ветераннар оешмалары вәкилләре бу карарны катлаулы, әмма гадел дип атады һәм «быел 9 май парадын уздырганда сәламәтлек хәвефсезлегенә гарантия бирү мөмкин түгел», дип билгеләп үттеләр.

— Безнең фикеребезчә, бу карар илнең киләчәге өчен көрәшкән ветераннарга, хәзерге вакытта Ватан сагында торган хәрби хезмәткәрләргә һәм Җиңү көнен бөек Русиянең төп бәйрәме буларак билгеләп үтүче барлык гражданнарга карата хөрмәт белдерү булачак, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатькә Русия Геройлар ассоциациясе президенты Владимир Шаманов, Бөтенрусия сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Епифанов һәм Русия Кораллы Көчләр ветераннарының Гомумрусия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виктор Ермаков кул куйган.

Фото: ufa1.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Veterannar-i--paradin-k-cher-ne-soriy-221374/

Читайте нас: