+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 апрель 2020, 11:10

Үзгәреш

Кыргыз-Миякә авылында гомер итүче Минзилә Билалованың дөньябызда барган пандемия турында яңа шигыре.

Үзгәреш
Яшәп яткан чакта тыныч кына
Дөньялары китте үзгәреп.
Зур өметләр баглап сабыр итик
Бүгенгесен тыныч үткәреп.
Илгә килгән афәт ялкыныннан
Йөрәк тора хәзер калтырап.
Күзгә-күз карашып сөйләшергә
Тора халык инде аптырап.
Барыр җиргә инде барып булмый,
Кайтыр җиргә инде кайтылмый.
Тик яшәргә кирәк, ни әйтсәләр
Законыннан аның тайпылмый.
Аллам, сиңа гына багам, үтсен тизрәк
Болай яшәү бик тә сәерле.
Куркыныч төш кенә булып калсын
Тик азагы булсын хәерле.
Бар кешеләр тагын елмайсыннар
Күк йөзендә кояш көлгәндәй.
Аңласыннар иде, дөресме соң яшәү?
Мәңгелеккә җиргә килгәндәй.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: