+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 апрель 2020, 23:40

Акчалата ярдәм, процентсыз кредитлар, төбәкләргә 200 миллиард сум...

Владимир Путин икътисад, бизнес, мәшгульлеккә нинди ярдәм чараларын тәкъдим итте?

Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында узган киңәшмә шушы мәсьәләләргә багышланды.
Коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш шартларында иң зыян күргән тармаклар исемлегенә җәмәгать туклануы, туризм, кунакханә эше, азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүче компанияләр, урта һәм кече предприятиеләр керә.
В.Путин түбәндәге ярдәм чараларын тәкъдим итте.
  1. Зыян күргән тармакларның кече һәм урта компанияләренә дәүләт тарафыннан өстәмә рәвештә турыдан-туры түләүсез финанс ярдәме күрсәтергә. Конкрет компания өчен ярдәмнең күләме агымдагы елның 1 апреленә аена бер хезмәткәргә 12 мең 130 сумнан чыгып исәпләнәчәк. Бердәнбер мәҗбүри шарт һәм компаниягә таләп – 1 апрельгә штатның 90 процент дәрәҗәсендә саклануы. Мондый таләп үтәлсә, апрель өчен финанс ярдәме оешма исәбенә 18 майдан башлап керәчәк. Димәк, май аена акчалар июньдә киләчәк.
  2. Хөкүмәт хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредитлар программасын тәкъдим итте. Мондый кредитлар вакыты – алты ай. Аларының кимендә 75 процент күләме Внешэкономбанк гарантияләре белән тәэмин ителергә тиеш.
  3. Икътисад өчен мөһим, система барлыкка китерүче предприятиеләргә (алар меңнән артык эре предприятие) чимал һәм комплектлаучы әйберләр сатып алу, тәэмин итүчеләргә аванс түләү өчен ташламалы яңа махсус кредит продуктын карарга.
  4. Региональ бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен өстәмә 200 миллиард сум акча юнәлдерергә.
  5. Шулай ук Президент авиация компанияләренә ярдәмгә 23 миллиард сумнан артык акча бирергә тәкъдим итте. Тиздән төзелеш индустриясенә аерым киңәшмә багышланачак. Якын арада автосәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, ЖКХ, җиңел сәнәгать, авиатөзелеш, башка тармакларга ярдәм чаралары турында фикер алышу көтелә.
    Автор: Дильбар Сулейманова
    https://tulpar.rbsmi.ru/news/Akchalata-yard-m-protsentsiz-kreditlar-t-b-kl-rg-200-milliard-sum-222076/
    Читайте нас: