+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 апрель 2020, 10:45

Владимир Путин Башкортстан Башлыгының кайбер бюджетчыларга өстәмә түләүләр турындагы соравына җавап бирде

17 апрель көнне Радий Хәбиров ил башлыгына республикада барлык психоневрологик интернатлар, балалар йортлары һәм социаль приютлар, бу урыннар коронавирус таралу чыганагына әверелү мөмкинлеге булу сәбәпле, карантин режимына күчерелүе турында хәбәр итте.

Радий Хәбиров фикеренчә, бу учреждениеләрнең хезмәткәрләре дә, табиблар кебек үк, коронавирус белән көрәштә алдынгылар рәтендә.
«Без бюджетларыбыз кысаларында бу кешеләр өчен өстәмә түләү турында Карар кабул итәчәкбез, әмма, минемчә, аларның хезмәте безнең медикларның хезмәте кебек җаваплы һәм куркыныч. Бәлки, медицина хезмәткәрләре ала торган өстәмә түләүләрне социаль учреждение хезмәткәрләре өчен дә кертергә мөмкиндер", - дип сорады Хәбиров.
Владимир Путин бу хакта уйларга вәгъдә итте, әмма социаль учреждениеләр коронавирус йогышы учагына әверелергә тиеш түгел, дип ассызыклады. "Ярый, уйларбыз, тик учаклар вакытында эшләмәү аркасында килеп чыга, вакытында каралмау, тикшерелмәү нәтиҗәсендә», - дип белдерде президент.

Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: blagovar-vesti.rbsmi.ru
Фото: news.myseldon.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Vladimir-Putin-Bashkortstan-Bashligini--kayber-byudgetchilarga-st-m-t-l-l-r-turindagi-soravina-avap-birde-227601/
Читайте нас: